Дәүләт программасы кысаларында Татарстанда 2026 елда 11 суд участогы бинасы ремонтланачак

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышында 2025 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү эшенә йомгак ясалды.

Юстиция министры урынбасары Марат Низамиев чыгышын хезмәттәшләрен юбилей датасы белән котлаудан башлады. Аның сүзләренә караганда, бу вакыйга уңаеннан Министрлык тарафыннан республика Судьялары советы раслаган план нигезендә берничә чара оештырылган. Юбилей чараларын финанслауның гомуми суммасы 122 млн сумнан артыграк.

2025 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, мәгълүмати һәм оештыру ягыннан тәэмин итүгә “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы буенча 1 149,6 млн сум бүлеп бирелгән.

Менделеевскта суд участоклары бинасына капиталь ремонт ясау елның мөһим казанышы булды. Бу максатларга 43 млн сумнан артык акча тотылган. Бина яңартылганнан соң тантаналы рәвештә ачылды. Бу безнең республикада суд системасы инфраструктурасын үстерүгә юнәлтелгән игътибарның ачык дәлиле, - дип билгеләп үтте Марат Низамиев.

Шулай ук 2025 елда Мөслим һәм Арча суд районнарында суд участоклары биналарына капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. Суд участоклары биналары ремонтланып кына калмады, комплекслы рәвештә яңартылды: түбәләр алыштырылды, территорияләр төзекләндерелде, заманча куркынычсызлык системалары урнаштырылды, оргтехника һәм җиһазлар яңартылды.

Юстиция министры урынбасары хәбәр иткәнчә, 2026 елда республиканың төрле районнарындагы 11 объектка, шул исәптән Казандагы өч бинага, шулай ук Алабуга, Кукмара, Актаныш, Кайбыч, Югары Ослан, Биектау, Дөбъяз һәм Сарман объектларына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин судларның халыкка уңайлы урында урнашуы, аерым алганда суд участогы урнашкан бинаның тышкы рәвеше дә халыкның суд системасына ышанычының мөһим факторы булып торуын күп тапкырлар ассызыклады.

Коллегия гадәттәгечә бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Марат Низамиев хәбәр иткәнчә, юбилей чаралары кысаларында җәмәгать судьялары аппаратларының суд системасында 15 елдан артык стажы булган 100дән артык хезмәткәренә ведомство бүләкләре тапшырыла, ә ике кеше дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Бу аларның законга һәм гаделлеккә күпъеллык тугры хезмәт итүләренә лаеклы бәя, - дип ассызыклады министр урынбасары. “Бүләкләү процессы әлегә тәмамланмаган һәм барлык әзерләнгән бүләкләр календарь ел ахырына кадәр тапшырылачак, - дип өстәде ул.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International