Татарстанда электрон гадел хөкем итү мөмкинлекләрен киңәйттеләр - хәзер җәмәгать судьяларына документларны төбәк порталы аша гына түгел, федераль дәүләт хезмәтләре аша да тапшырырга мөмкин.
Казанда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итүгә багышланган коллегиясе узды. Республиканың җәмәгать юстициясе системасын цифрлаштыру бюрократик йөкләнешне сизелерлек киметергә һәм миллионлаган бюджет акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирде. Юстиция министры урынбасары Марат Низамиев бу елның 9 аендагы төп эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, Татарстанда җәмәгать судьяларына документлар тапшыру өчен бер генә электрон мәйданчык – Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталы гына эшли иде. 2022 елда эшли башлаганнан бирле ул 340 меңнән артык гаризаны эшкәрткән.
“Бу елның сентябрендә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән, без Дәүләт хезмәтләренең федераль системасы белән интеграцияне төгәлләдек. Хәзер гражданнар процессуаль документларны җәмәгать судьяларына республика порталы аша гына түгел, ә Россиянең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да җибәрә алалар. Яңа сервисның ай ярым эшләү дәверендә инде 228 гариза бирелгән”, - дип ассызыклады Марат Низамиев.
Министр урынбасары үз чыгышында җәмәгать судьяларының суд приставлары хезмәте белән электрон багланышларына аерым тукталды. “2022 елның сентябреннән суд приставлары хезмәтенә электрон рәвештә 456 меңнән артык документ җибәрелгән. Шуларның 151 меңнән артыгы 2025 елда гына да”, - дип өстәде Марат Фәрит улы.
Ул искәрткәнчә, башкарма документлар җәмәгать судьяларының суд участокларыннан турыдан-туры суд приставлары хезмәтенә тапшырыла ала. Моның өчен гражданнарга тиешле үтенеч белән бергә гариза бирү дә җитә. Марат Фәрит улы билгеләп үткәнчә, мондый механизм гражданнарның дәүләт органнары белән үзара хезмәттәшлеген сизелерлек гадиләштерә һәм суд карарларын үтәү процессын тизләтә.
Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды җитәкчеләре, Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты, Министрлар Кабинеты, республика Дәүләт Советы вәкилләре, шулай ук федераль хакимият органнарының территориаль идарәләре җитәкчеләре катнашты.