2025 елда һөнәри үсеш программасы кысаларында 200дән артык җәмәгать судьясы һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре белем алды

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2025 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча Министрлык эшенә багышланган коллегия утырышы узды.

Юстиция министры урынбасары Марат Низамиев суд хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләрен үстерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Бу елда Казан кооператив институты базасында җәмәгать судьялары аппаратларының 70 хезмәткәре укуларын тәмамлады. Россия дәүләт гадел хөкем университеты белән берлектә 17 гамәлдәге җәмәгать судьясы өчен дистанцион форматта квалификация күтәрү оештырылды, ел ахырына кадәр тагын 23 җәмәгать судьясы белемен күтәрәчәк”, - диде ул.

Докладта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының стажировка мәйданчыгы эшләвенә аерым игътибар бирелде.

Министрлыкның стажировка мәйданчыгында 99 яңа белгеч һөнәри адаптация узды. Казанның суд участоклары өчен стажировка турыдан-туры Министрлыкта үткәрелә, район участоклары видеоконференцэлемтә буенча тоташа, - диде министр урынбасары.

Марат Фәрит улы сүзләренчә, стажировка мәйданчыгы яңа кадрларны тиз арада эшкә күнектерү өчен нәтиҗәле коралга әйләнде. Вазыйфага керешеп китү сроклары кыскара, эшнең беренче көннәреннән үк һөнәри бурычларны үтәү сыйфаты яхшыра, - диде ул.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International