Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Александрович Гомзик “Утро на радио” тапшыруы эфирында коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсы турында сөйләде.
“Конкурс ел саен үткәрелә. Гаризаларны без экспертлардан 1 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр кабул итәбез. Эшләрне карыйбыз, конкурс комиссиясе баллар бирә, һәм инде, традиция буенча, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә без җиңүчеләрне игълан итәбез һәм бүләклибез”, - диде Илья Гомзик.
Юстиция министрының беренче урынбасары потенциаль катнашучыларны гаризалар бирүне кичектермәскә өндәде. “Мөмкинлектән файдаланып, республикабызның барлык аккредитацияләнгән бәйсез экспертларын конкурста катнашырга чакырам. Гаризалар кабул итү тәмамланырга 10 көннән дә азрак вакыт калды, шуңа күрә бу эшне кичектермәгез! Бу сезнең эшегезне тану һәм зур акчалата бүләк алу гына түгел, ә Татарстанның хокукый системасы үсешенә реаль өлеш кертү мөмкинлеге дә”, - диде ул.
Әңгәмә барышында конкурста катнашучыларга таләпләр турында да әйтерде. Анда катнашуТатарстанда яшәүче, салым буенча бурычлары булмаган, коррупциягә каршы экспертиза буенча Россия Юстиция министрлыгы аккредитациясен узган кешеләргә рөхсәт ителә. Мөһим шарт — узган елның сентябреннән бу елның августка кадәр башкарылган норматив яисә муниципаль актларны тикшерү буенча бәяләмәләрнең булуы. Дәүләт хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр һәм соңгы ике елда конкурста җиңүчеләр анда катнаша алмый.
Интервьюны тулысынча тыңлар өчен һәм конкурс турындагы мөһим моментларны кулдан ычкындырмас өчен сылтама буенча керегез.