Татарстан Юстиция министрлыгы профсоюз хәрәкәтендә яшьләр сәясәтен үстерә

2025 елның 24 октябре, җомга

Хезмәт сараенда Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлеге Татарстан Республикасы комитетының яңа составтагы яшьләр советы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының бүлек башлыгы Ралия Расых кызы Гарифуллина бертавыштан республика профсоюз комитетының яшьләр советы рәисе урынбасары итеп сайланды.

Яшьләр советы профсоюзның яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, яшьләрнең социаль-икътисадый һәм хезмәт хокукларын яклау, аларны актив профсоюз эшчәнлегенә җәлеп итү, шулай ук профсоюз хәрәкәтен үстерүгә инновацион алымнар эшләү максатларында төзелде.

Үз бурычымны яшь белгечләрнең энергиясен һәм потенциалын аларның мәнфәгатьләрен яклау һәм профсоюз хәрәкәтен үстерү өчен берләштерүдә күрәм. Ышанам ки, без бергәләп профсоюз эшен тагын да нәтиҗәлерәк итәрбез һәм заманча таләпләргә җавап бирерлек мөһим проектларны гамәлгә ашыра алачакбыз, — дип билгеләде Ралия Гарифуллина.

Утырышта шулай ук Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәр берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Ольга Анатольевна Калашникова катнашты.

ОльгаАнатольевна профсоюз эшендә яшьләр ягы көчле булуның мөһимлеген ассызыклады һәм яңа составка уңышлы эш, иҗади уңышлар һәм яшь хезмәткәрләрнең, профсоюз әгъзаларының актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләрен теләде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International