Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Лаеш муниципаль районы җирле үзидарә органнарында күчмә чара оештырды.
Эшлекле очрашу барышында муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару һәм документларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды. Җирлекләрдән регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю тәртибенә аерым игътибар бирелде.
2024 елда һәм бу елның 9 аенда регистрга кертү өчен Лаеш районыннан 1 300дән артык норматив хокукый акт, шулай ук аларга 115 өстәмә белешмә керде.
Районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә муниципаль актларны законнарга туры китерү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде, шулай ук дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында гамәли киңәшләр бирелде.