“Батырлар” республика программасы җиңүчесе Рөстәм Нигъмәтҗанов “Герои Татарстана” проектында укуның икенче модулен уңышлы тәмамлады. Икътисадый блок кысаларында катнашучылар салым салу структурасын һәм бюджетлау нигезләрен өйрәнделәр, махсус икътисадый зонадагы җитештерү мәйданчыкларында булдылар, шулай ук Политехника университетында кадрлар әзерләү системасы белән таныштылар.
“Киләчәк Россиядә максималь локальләштерү, импортны алмаштыру һәм урыннарда кадрларны укыту җайга салынган заводларда. Бу оборона максатларында да, гражданнар өлкәсенә караган максатларда да илебез сәнәгатен үстерү курсына туры килә”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Рөстәм Нигъмәтҗанов.
Белем бирү модуле тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чакыруы буенча программа җиңүчесе Министрлыкның коллегиясендә катнашты.
“Законнар - ул даими рәвештә яңа шартларга яраклаша торган тере система. Ул икътисадый чынбарлык, социаль таләпләр белән бергә үзгәрә, - дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтҗанов. Юстиция министрлыгы гражданнар һәм оешмалар өчен хокукый нормаларның актуальлеген тәэмин итүдә төп рольне башкара”.
Программаның җиңүчесе шулай ук юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә муниципаль районнар вәкилләре белән киңәшмә президиумында эшләде, анда муниципаль регистрны алып бару һәм “Кодекс” мәгълүмат системасын куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
“Юстиция министрлыгы коллективының муниципаль районнар белән эшләүдә бердәмлеге һәм яхшы мөнәсәбәте аеруча тәэсирләндерде. Хезмәткәрләр ярдәм итәргә һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә чын күңелдән әзер, – дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтҗанов. Министрлык белән багланышларны дәвам итәргә һәм аның алдагы чараларында катнашырга ниятлим”.
Рөстәм Нигъмәтҗановның РФ Кораллы Көчләрендә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгында, СОБР һәм Росгвардиядә зур хезмәт тәҗрибәсе бар. Аның казанышлары “За отличие в службе” III дәрәҗә медале һәм “Участнику СВО” медале белән билгеләп үтелгән. Моннан тыш, ул биатлон һәм уктан ату буенча Россия спорт мастеры.