Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә 2025 елның 9 ае йомгаклары буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан административ законнар өлкәсендә Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Чарада Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе вәкилләре бар иде, шулай ук муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру өчен җаваплы кешеләр һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар видеоконференция режимында катнашты.
Муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләре эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм административ материаллар төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затларның катнашуы турында территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова сөйләде.
Административ комиссияләр карарларының үтәлеше турындагы мәгълүмат белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең башкарма эшне оештыру бүлеге өлкән инспекторы Рүзилә Зиатдинова чыгыш ясады.
Министр урынбасары тарафыннан Алексеевск, Чирмешән муниципаль районнары вәкилләре тыңланды. Шул исәптән административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгының беренче урынбасары Дмитрий Латыйпов Казан шәһәре административ комиссиясе эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.