Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә мөлкәти булмаган таләпләрне мониторинглау һәм бурычлы булып гавами хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган суд карарларын үтәү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Россия Суд приставлары федараль хезмәте Баш төбәкара (махсуслаштырылган) идарәсенең Татарстан Республикасы буенча суд приставлары махсуслаштырылган бүлегенең әйдәп баручы суд приставы - башкаручысы Кристина Семенова, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең республика органнарының, муниципаль районнарының, шәһәр округларының мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын алып бару һәм исәпкә алу буенча җаваплы затлары катнашты.
2025 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре турында территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова сөйләде.
Министр урынбасары тарафыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге һәм Тукай муниципаль районы җаваплы затларының хисаплары тыңланды. Уртак эш нәтиҗәләре, шул исәптән суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре әйтелде.
Күрсәтелгән юнәлеш буенча җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән үзара хезмәттәшлек итүнең алдагы ысуллары билгеләнгән.