Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы узды. Анда хезмәткәрләрнең биләгән вазыйфаларына туры килүе бәяләнде.
Аттестация “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында һәр өч ел саен үткәрелә. Бүген аттестацияләнүчеләр арасында Казан шәһәре суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләре дә бар иде.
“Җәмәгать судьяларының суд участокларында эшләү федераль законнарны һәм республика законнарын яхшы белүне, югары профессионализмны, стресска чыдамлыкны һәм башка бик күп күнекмәләрне күздә тота”, - дип билгеләп үтте Министрлыкның кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева.
Бәяләү нәтиҗәләре буенча 11 хезмәткәр биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылды. “Моннан тыш, 11 хезмәткәрнең 6сы кадрлар резервына керергә тәкъдим ителгән. Бу аппарат хезмәткәрләре өчен аттестация комиссиясенең иң югары бәясе булып тора”, - дип аңлатты Татьяна Латыева.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!