Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 15 нче утырышында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссияләр эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проекты кабул ителде. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тәкъдим иткән документ парламентарийлар тарафыннан беренче укылышта тулаем хупланды.
Төп үзгәреш муниципаль комиссияләр рәисләренең статусына кагыла. Закон проекты нигезендә, мондый комиссияләрне муниципаль берәмлекләр башлыклары, ә шәһәр эчендәге комиссияләрне – шәһәр округының җирле администрациясенең территориаль органнары җитәкчеләре җитәкләячәк.
Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, муниципаль комиссия әгъзалары булып балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре җитәкчеләре тора, аларга социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте органнары, эчке эшләр органнары, җинаять-үтәтү системасы учреждениеләре керә.
Шулай ук комиссия әгъзалары булып башка дәүләт органнары, муниципаль органнар һәм учреждениеләр вәкилләре, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр вәкилләре, балигъ булмаганнар белән эшләү тәҗрибәсе булган гражданнар, депутатлар торырга мөмкин.
Министр сүзләренчә, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны нәтиҗәле тәэмин итү, аларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү ведомствоара хезмәттәшлекне таләп итә. Органнар һәм учреждениеләр эшчәнлеген координацияләү муниципаль берәмлек башлыгы җаваплылыгы өлкәсендә.
“Тәкъдим ителгән үзгәрешләр, ведомствоара хезмәттәшлек механизмнарын көчәйтеп һәм тәкъдим ителгән чараларны гамәлгә ашырып, профилактика системасының барлык субъектлары арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттырачак”, - дип йомгаклады министр.