Татарстанда җәмәгать судьяларының суд участокларын дәүләт программасы кысаларында яңарту дәвам итә

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Судьялары советының Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясе институтының 25 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган утырышы узды. Чарада юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.

Фикер алышуның төп темасы республика җәмәгать судьялары аппаратларын матди-техник тәэмин итү булды. Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник яктан тәэмин итү Россия төбәкләренең чыгымлы бурычы булып тора. Татарстан 2014 елдан башлап әлеге бурычны хәл итүнең программа методын гамәлгә ашыра. Бүгенге көндә республикада 2029 елга кадәр исәпләнгән Татарстан Республикасында юстицияне үстерүдәүләт программасы гамәлдә, - диде министр.

Программаның мөһим юнәлешләреннән берсе - суд участоклары урнашкан биналарга капиталь һәм агымдагы ремонт ясау. Бу елда Алексеевск районы буенча суд участогы бинасына капиталь ремонт башланды. “Эшләрне тәмамлау башта 2026 елга планлаштырылган иде. Әмма республика Рәисе Рөстәм Нургали улы ярдәме белән без аны 2025 ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштырабыз, - дип ассызыклады министр.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы башлыгы шулай ук киләсе елга планнар турында сөйләде. 2026 елга капиталь ремонт программасы республиканың төрле торак пунктларында җәмәгать судьяларының 11 суд участогы бинасын үз эченә алачак, - диде ул.

Министр сүзләренчә, суд участоклары инфраструктурасын cистемалы модернизацияләү җәмәгать судьялары һәм аппарат хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә яклау сорап судка мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен дә заманча шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

Утырыш кысаларында җәмәгать судьяларын һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International