2025 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Татарстанда яшәүче өч меңнән артык кеше квалификацияле түләүсез юридик ярдәм алган. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әлеге мәгълүматларны Татарстан Республикасы Хөкүмәте бергәлегендә Төбәк белән идарә итү үзәге ярдәмендә узган туры эфир барышында китерде.
Рөстәм Заһидуллин искәрткәнчә, республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган системасы эшли. Дәүләт системасында адвокатлар, Татарстан Дәүләт юридик бюросы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнаша.
“Статистикага мөрәҗәгать итсәк, быелның 9 аенда дәүләт системасында катнашучылар 3000нән артык кешегә түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорында 2000 нән азрак кеше ярдәм алды”, — дип билгеләп үтте министр.
Юстиция министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, адвокатлар һәм Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре юридик консультацияләр бирә, документлар төзергә ярдәм итә һәм судта гражданнар мәнфәгатьләрен яклый. Шул ук вакытта ул хезмәтләр күрсәтү үзенчәлекләрен ачыклады. “Ярдәм сорап килгән теләсә-кайсы кешегә ярдәм итәргә тырышачаклар. Әмма судта мәнфәгатьләрен яклаучы адвокатларның хезмәтләре турында сөйләсәк, язма запрослар әзерләсәк, алар гражданнарның шул категорияләре һәм законда билгеләнгән мәсьәләләр буенча гына эшлиләр”, - дип аңлатты Рөстәм Заһидуллин.
Түләүсез юридик ярдәм алуга үз хокуклары барлыгында шикләнүчеләр өчен министр: “Әгәр гражданнарның ярдәм алучылар категориясенә керү-кермәве һәм аларның соравы туры килү-килмәве турында шикләре бар икән, һәрвакыт 222-60-60 номеры буенча Министрлыкка шалтыратырга була, безнең хезмәткәрләр булышачак”, - диде.
Эфир барышында министр шулай ук республика халкы өчен мөмкин булган цифрлы сервислар турында сөйләде. “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” кушымтасында “юридик ярдәм” бүлеге эшли башлады, аның аша Дәүләт юридик бюросы белгечләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә һәм кызыксындырган сорауны бирергә мөмкин.
“Практика күрсәткәнчә, еш кына гражданнар үз проблемаларын хәл итү буенча аңлатмалар таба алмаганга консультация сорап мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә быел кушымтада “Тормыш ситуацияләре” дигән махсус бүлек эшли башлады”, — диде Рөстәм Заһидуллин.
Бу бүлектә төрле тормыш ситуацияләрендә конкрет юридик мәсьәләләрне хәл итү буенча инструкцияләр адымлап тәкъдим ителгән, мәсәлән, пенсияне ничек рәсмиләштерергә, түләүсез даруларны ничек алырга яки хезмәт хакын түләмәсәләр нишләргә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә аерым игътибар бирелә - алар өчен яраланган өчен түләүләр, кредит йөкләмәләрен исәптән чыгару һәм башка мөһим темаларны үз эченә алган аерым мәсьәләләр блогы каралган.