Министрлыкта муниципаль контроль өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2025 елның 31 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видео аша кабул итү булды, аның кысаларында муниципаль контрольне гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр каралды.

Чара Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Прокуратурасының Эшкуарлар хокукларын үтәүгә күзәтчелек буенча 2 нче бүлегенең өлкән прокуроры Алмаз Сәйфетдинов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерүне координацияләү бүлеге башлыгы Гүзәл Дәминова, территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова, җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов катнашында узды.

Видео аша кабул итү барышында муниципаль органнар белгечләренең сорауларына җаваплар бирелде, шулай ук проблемалы хәлләр каралды һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышынды.

Җир мөнәсәбәтләре, төзекләндерү, терлекләр һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә муниципаль контрольгә, контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестрын алып бару тәртибенә бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.

Муниципаль контроль - ул формальлек түгел, ә хакимиятнең җәмгыять белән турыдан-туры диалогы. Кешеләрнең хакимияткә ышанычы хокук бозуларны теркәүдән алып реестр алып баруга кадәрге эшләрнең никадәр сыйфатлы төзелүен тора. Аның нәтиҗәләре буенча кабул ителә торган карарлар юридик яктан кимчелексез булырга тиеш, – дип нәтиҗә ясады юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International