Казанда өйрәнүләр кысаларында җәмәгать судьялары бинасындагы “янгын”ны сүндерделәр

2025 елның 2 ноябре, якшәмбе

Коридорларда төтен, кешеләрне эвакуациялиләр, янгын сүндерү расчетлары эше кайный - Казанның Идел буе районында гадәттән тыш хәл вакытында эш итү алгоритмын эшләделәр. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе белән берлектә җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарында янгын чыкканда гамәлләр кылу буенча масштаблы өйрәнүләр уздырды. Операциягә шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән профессиональ коткаручылар һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кушылды.

Өйрәнүләр сценарие буенча, суд участогы канцеляриясе бинасын кинәт кенә ут чолгап алган. Тревога сигналы шундук ашыгыч хезмәтләрнең хәрәкәт чылбырын эшләтеп җибәрде. Судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итүче суд приставлары  хезмәткәрләрне һәм килүчеләрне кичекмәстән бинадан эвакуацияләүгә керештеләр.

Мондый өйрәнүләрнең төп максаты - гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда барлык бүлекчәләрнең оперативлыгын тикшерү, - дип билгеләп үтте юстиция министры урынбасары Марат Низамиев.

Укулар сценарие буенча мөстәкыйль рәвештә бинадан чыга алмаган кешене коткаруга аерым игътибар бирелде. Янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре шартлы зыян күрүчене оператив рәвештә табып, төтенле бинадан чыгардылар.

Чараның төп өлеше тәмамлангач, янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре суд участоклары хезмәткәрләре өчен күрсәтмә мастер-класс үткәрделәр, янгын чыганаклары барлыкка килгәндә янгын сүндергечләрне дөрес куллану алымнарын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International