Мөхәррәм Ибәтов: “Ветераннар белән эшләү - аларга хөрмәт күрсәтү генә түгел, аларның кыйммәтле тәҗрибәсенә таяну мөмкинлеге дә ул”

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә Министрлыкның Ветераннар советы утырышы узды. Көн тәртибендә ветераннарга социаль ярдәм күрсәтүгә, аларның республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуына кагылышлы төп мәсьәләләр, шулай ук пенсионерлар өчен яңа цифрлы мөмкинлекләр каралды.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, 2025 елның 1 октябреннән пенсия билгеләү фактын раслау тәртибендәге үзгәрешләр үз көченә керде, бу пенсия түләүләрен алу процессын тагын да уңайлырак һәм ачыграк итәргә тиеш.

Хәзер, пенсионерның теләге буенча, пенсия билгеләү факты матди чыганактагы традицион таныклык белән генә түгел, ә электрон формада да раслана, - дип аңлатты Мөхәррәм Ибәтов.

Пенсионер таныклыгы кәгазьдә социаль өлкәдә бердәм үзәкләштерелгән цифрлы платформа мәгълүматларына нигезләнеп төзелә һәм пенсия һәм социаль иминият фондының территориаль органнары тарафыннан бирелә. Шундый ук мәгълүматны хәзер дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта QR-кодлы PDF-файл форматында да алырга мөмкин, бу замана пенсионеры өчен аеруча актуаль һәм күрсәтү өчен дә, мөстәкыйль чыгартып алу өчен дә кирәк булырга мөмкин.

Утырыш барышында шулай ук Министрлык ветераннарының Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда катнашуы турында да фикер алыштылар. Мөхәррәм Ибәтов өлкән буынның югары гражданлык активлыгы күрсәтүен һәм республиканың электораль процессларына керткән зур өлешен билгеләп үтте.

Ветераннар советы утырышында Халыкара өлкәннәр көне кысаларында гамәлгә ашырылган инициативаларга зур игътибар бирелде.

 Ветераннар белән эшләү безнең өчен өлкән буынга хөрмәт күрсәтү генә түгел, аларның бай һөнәри тәҗрибәсеннән файдалану мөмкинлеге дә ул, - дип ассызыклады юстиция министры урынбасары.

Мөхәррәм Мансур улы Министрлыкта гражданнар мөрәҗәгатьләре белән системалы эш алып барыла, дип өстәде. Өлкән буын вәкилләренең сорауларына аерым игътибар бирелә. Бу елның 1 октябренә Министрлыкка 2 770 мөрәҗәгать кергән, шуларның 73е (3%) өлкән яшьтәге гражданнардан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International