Республикада ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” конкурсына йомгак ясалды. 2025 елда “Дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый һәм кадрлар белән тәэмин итү” номинациясендә Юстиция министрлыгының сектор мөдире Хөснетдинов Ильяс Дамир улы җиңүче булды.
Ильяс Хөснетдинов Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсен - муниципаль норматив хокукый актларны актуаль хәлдә тоту юнәлешен җитәкли. Аның җитәкчелегендә норматив хокукый актларны муниципаль регистрга кертү буенча җентекле эш алып барыла. Муниципаль дәрәҗәдә элек кабул ителгән карарларны үзгәртә, тулыландыра яки юкка чыгара торган документларга сылтамаларны вакытында яңарту тәэмин ителә. Бу елның 9 аенда Ильяс Хөснетдинов җитәкчелегендә сектор тарафыннан муниципаль регистрга 22 меңнән артык акт кертелгән, 23 меңнән артык актуаль редакция төзелгән.
Моннан тыш, конкурс кысаларында “Законлылыкны, халык һәм территорияләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендә идарә” номинациясендә Министрлыкның түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Ярослав Швец призер булды. Аның эшчәнлегенең төп юнәлешләр - хокукый консультацияләр оештыру, беем бирү чаралары үткәрү, бәйрәм һәм истәлекле көннәрдә юридик хезмәтләр күрсәтү. Узган ел бүлек тарафыннан мең ярымнан артык чара уздырылган, аларда Татарстанда яшәүче 70 меңнән артык кеше катнашкан.
Быел конкурс 9 нчы мәртәбә уздырыла. Бу юлы анда катнашу өчен 33 дәүләт органыннан 71 хезмәткәр гариза биргән. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстанның барлык дәүләт органнары җитәкчеләре катнашында узачак. Конкурс лауреатлары дипломнарын җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырачак.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Ильяс Дамир улы белән Ярослав Геннадиевичны чын күңелдән котлап, аларга киләчәктә һөнәри уңышлар, уйлаган проектларын тормышка ашыруларын һәм республикабыз хакына масштаблы иҗади идеяләрен тормышка ашыруларын тели!