Казанда булачак юристлар өчен белем бирү очрашулары узды: Юстиция министрлыгы җитәкчелеге тәҗрибәсе һәм һөнәри киңәшләре белән уртаклашты

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге Казанның әйдәп баручы юридик югары уку йортларында белем бирү чаралары үткәрде.

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган шундый очрашуларның берсе Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында узды. Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов курсантларга Министрлыкның 2025 елдагы эш нәтиҗәләре, республиканың социаль-икътисадый күрсәткечләре, шулай ук аеруча әһәмиятле норматив хокукый актлар һәм 2025 ел истә калган төп хокукый вакыйгалар турында сөйләде.

Министр урынбасары дәүләт граждан хезмәтенең максатларына, функцияләренә һәм социаль әһәмиятенә җентекләп тукталды, мондый эшнең өстенлекләре һәм конкурста сайлап алуны узу тәртибе турында сөйләде.

Дәүләт хезмәте бүген  яшь белгечкә карьерас башлау өчен бик яхшы мөмкинлек. Кыенлыклардан, стереотиплардан курыкмагыз. Дәүләт хезмәте яшьләр өчен ачык. Килегез, үсегез, кыйммәтле практик тәҗрибә туплагыз, - диде Мөхәррәм Ибәтов.

Очрашу тәмамлангач, Мөхәррәм Мансур улы курсантларның сорауларына җавап бирде һәм аларга уңышлар теләде.

Министр урынбасары Максим Боровков Россия Юстиция министрлыгы каршындагы Россия хокук академиясенең Казан филиалында “Банкротлык хокукының актуаль проблемалары, суд практикасы” темасына лекция укыды. Студентлар банкротлыкның төп төшенчәләре, процедура этаплары, мөмкин булган нәтиҗәләр, шулай ук агымдагы суд практикасыннан иң әһәмиятле мисаллар белән таныштылар.

Мондый белем бирү чаралары Татарстанның гражданлык хезмәтен үстерү буенча дәүләт программасының мөһим өлеше булып тора һәм талантлы яшьләрне дәүләт хезмәтенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International