Сез Россиядә озак вакытлы акча җыю программасы гамәлдә булуын белә идегезме?
Озак сроклы акча җыю программасы дәүләт ярдәме белән тупланмалар булдырырга мөмкинлек бирә.
- Акчаларны торак сатып алу, балаларга белем бирү яки пенсиягә өстәмә буларак кулланырга мөмкин.
- Катнашу өчен минималь кертем - елына 2000 сум.
- Дәүләт беренче 10 ел дәвамында ел саен 36000 сумга кадәр кертемнәрне финанслаша.
- Тупланмалар сайланган НПФ (дәүләтнеке булмаган персия фонды) аша инвестицияләнә.
Акчаларны кайчан алып була:
- Килешү төзелгәннән соң 15 ел узгач.
- 55 яшь (хатын-кызлар) яки 60 яшь (ир-атлар) тулгач.
- Тормыштагы аерым очракларда (кыйммәтле дәвалану кирәк булу, туендыручысын югалту).
Катнашу өчен дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайларга һәм килешү төзергә кирәк.
Тулырак мәгълүмат Россия Финанс министрлыгының рәсми сайтында бар.