Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә ел саен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыкларын “Авыл территорияләре белән идарә итү стратегиясе: комплекслы якын килү” квалификация күтәрү программасы буенча укыту оештырыла.
Программа кысаларында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең башкарма сәркатибе урынбасары – юридик идарәсе башлыгы Сергей Столяровның җирлек җитәкчеләрен җирле үзидарә турындагы законнардагы хезмәт эшчәнлегенә турыдан-туры кагыла торган аеруча мөһим үзгәрешләр белән таныштыруга юнәлдерелгән уртак лекциясе оештырылды.
Шул ук вакытта җирле үзидарә реформасына аерым басым ясалды. Мәсәлән, авыл җирлекләре башлыкларына “Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның яңалыкларын тикшерү, аның нормаларын алдагы хокукый җайга салу белән чагыштырып анализлау, шулай ук муниципалитетлар, гражданнар һәм бөтен гавами идарә системасы өчен потенциаль гамәли нәтиҗәләрне тикшерү җиткерелә.
Мөхәррәм Ибәтов сүзләренчә: “Җирлек башлыкларының компетентлыгы һәм профессиональлеге - ул хокукый дәүләтнең нигезе. Квалификацияне даими күтәрү һәр муниципаль берәмлекнең тотрыклылыгына һәм иминлегенә инвестиция булып тора”.
Быел программада 10 төркем составында 300дән артык авыл җирлеге башлыгы катнашачак.