Ел башыннан Татарстан дәүләт юридик бюросы махсус хәрби операциядә катнашучы 7 кешегә паспортларын торгызырга ярдәм итте

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы Республика клиник хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Юристлар хәрбиләргә төрле хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләр, законнар нигезендә тулы аңлатмалар бирәләр.

ТР Дәүләт юридик бюросының Республика клиник хастаханәсендә кабул итүләре бер генә тапкыр була торган чара түгел, ә Ватаныбыз сагында торучыларның хокукый яклануын тәэмин итү буенча системалы эшнең бер өлеше, - дип билгеләп үтте республика Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәткуллин.

Консультацияләрдән тыш, белгечләр хәрбиләрнең конкрет проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтәләр. Ел башыннан махсус хәрби операциядә катнашучы җиде кешегә югалган аспортларын торгызуда ярдәм күрсәтелде.

“Махсус хәрби операция зонасында төрле ситуацияләрдә сугышчылар паспортларын югалталар, шуңа күрә кабул итүгә миграция хезмәте белгечләре фотографка кадәр чакыралар”, - дип аңлатты Марс Фәткуллин.

Түләүсез юридик ярдәм алу хокукына махсус хәрби операциядә катнашучылар гына түгел, ә аларның гаилә әгъзалары да, шулай ук инде аннан әйләнеп кайткан кешеләр дә ия. Түләүсез юридик ярдәмне ТР Дәүләт юридик бюросында алырга мөмкин, ул Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124 адресы буенча урнашкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International