Казанда Россиянең яңа төбәкләреннән килгән дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен белем бирү программасы башланды. КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә 2025 елның 10-14 ноябрендә Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре, шулай ук Кырым Республикасы вәкилләре белем ала. Программада депутатлар, хакимиятнең закон чыгару органнары хезмәткәрләре, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары әгъзалары һәм җирле администрация хезмәткәрләре катнаша.
Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек өлкәсендә Татарстан Республикасының иң яхшы тәҗрибәләре турындагы доклад белән юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов чыгыш ясады.
“Министрлык “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын җаваплы башкаручы итеп билгеләнде. Программаның төп блокларыннан берсе - муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү”, - диде министр урынбасары.
Ул Министрлык тарафыннан муниципалитетларны мәгълүмати һәм методик материаллар белән тәэмин итү эше оештырылуы турында сөйләде. Соңгы 3 елда гына да җирле үзидарә органнары адресына 800дән артык методик материал җибәрелде, шуларның 316сы - 2024 елда һәм 2025 елның 9 аенда.
Докладта укыту чараларына аерым игътибар бирелде. 2022 елдан бирле 163 чара оештырылган, шуларның 73е - узган ел һәм бу елның 9 аенда. Аларда Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты аппаратлары, шулай ук республиканың башка хакимият органнары һәм оешмалары вәкилләре актив катнаша.
Мөхәррәм Ибәтов Татарстанның 2 шәһәр округында һәм 12 муниципаль районында төзелгән административ-техник инспекцияләр эшенә аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, ун ел эчендә төзелә торган административ материаллар саны берничә тапкыр арткан, шул ук вакытта эшләп бетерү өчен кире кайтарылган материаллар дистәләгән тапкыр кимегән.
Казанда эш тәҗрибәсе турында сөйләгәндә, министр урынбасары ассызыклаганча, Казанның административ комиссияләре көн саен 300дән артык эш карый. Электрон ведомствоара хезмәттәшлек системасын кертү процедура срокларын 35 эш көненнән 10 эш көненә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирде. Казан Россиянең башка субъектларындагы хезмәттәшләре белән үз тәҗрибәсе һәм казанышлары белән актив уртаклаша.
“Җайга салынган уртак эш нәтиҗәсендә шикаять белдерелә торган һәм судта кире кагылган административ эшләр проценты барлык карала торган эшләрнең 0,01% до кадәр кимеде”, - дип йомгаклады Мөхәррәм Ибәтов.