Красногорсктагы фаҗигале вакыйгага бәйле рәвештә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарны шикле әйберләр табылганда түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәргә өнди.
Моны һәркем белергә тиеш:
ЯРАМЫЙ:
- табылдыкны тотарга, күчерергә яки ачарга;
- аның янында торган килеш кәрәзле телефоннан файдаланырга;
- табылдык янына балаларны һәм башка кешеләрне якын китерергә.
КИРӘК:
- кичекмәскән бу әйбердән ераграк китәргә;
- табылдык турында 112 номеры буенча хәбәр итәргә;
- тирә-юньдәгеләрне кисәтергә;
- белгечләр килгәнен көтәргә.
Балаларга карата бигрәк тә игътибарлы булыгыз!
Куркыныч предметларга кайда юлыгырга мөмкин:
- җәмәгать транспорты;
-подъездлар һәм ишегаллары
- сәүдә үзәкләре;
- балалар мәйданчыклары;
- мәгариф учреждениеләре.
Исеңдә тот: беренче карашка гадәти тоелган әйбер (сумка, уенчык, тартма) бик куркыныч булырга мөмкин!