Татарстан Республикасында Хокукый белемнәр мәктәбе кысаларында гражданнарга хокукый белем бирү буенча актив эш дәвам итә. Шушы көннәрдә “Өченче буын университеты” тыңлаучылары өчен ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлеге һәм түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлекләре турында лекция булды.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик халыкка хокукый ярдәм күрсәтү системасы турында сөйләде.
“Федераль законда түләүсез юридик ярдәм төрләре, бу системаны формалаштыру нигезләре, шулай ук мондый ярдәм алырга хокуклы гражданнар категорияләре исемлеге билгеләнгән”, - диде Илья Гомзик. Ташламага ия категорияләрнең тулы исемлеген Министрлыкның рәсми сайтында “Түләүсез юридик ярдәм” бүлегендә карап була.
Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү эшчәнлекнең мөһим юнәлеше булып тора.
Республикада берничә уңайлы сервис эшли, мәсәлән:
- Татарстан Республикасы геопорталында интерактив карта эшли, кешеләр түләүсез ярдәм алуның якындагы урынын онлайн-режимда сайлый, кабул итү вакытын һәм контакт мәгълүматын белә алалар.
- ТР Дәүләт хезмәтләре порталында хокукый ярдәм турындагы мәгълүматка керү мөмкинлеген тәэмин итә торган “Түләүсез юридик ярдәм” махсус гиперсылтамасы барлыкка килде.
“Бу яңалык вакытында кертелде һәм коронавирус пандемиясе шартларында үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте”, - диде Илья Александрович.
- “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” мобиль кушымтасында юридик консультацияләр алу өчен функционал өстәлгән. 2024 елда әлеге сервис ярдәмендә 46 гражданга, ә 2025 елның 9 аенда инде 101 кешегә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән.
- Республикада яшәүчеләр шулай ук Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. Үзләренә уңайлы форматны сайлыйлар: шәхси кабул итү, телефон консультациясе яки онлайн-очрашу.