Татарстан Рәисе республиканың иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәрләрен бүләкләде

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республика Рәисе дәүләт органнарының алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләрне үзе тапшырды.

Конкурста җиңүчеләр арасында ТР Юстиция министрлыгының норматив хокукый актларны һәм алар турындагы белешмәләрне муниципаль регистрына кертү секторы мөдире Ильяс Хөснетдинов та бар.  Ул “Муниципаль нормалар иҗат итүдә ясалма интеллект” проектын тәкъдим итеп, “Дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый һәм кадрлар белән тәэмин итү” номинациясендә җиңүче булды.

Ел саен республикада 30 меңнән артык муниципаль норматив хокукый акт кабул ителә. 2022 елда кертелгән RPA роботы регистрга актларны кертү процессын 80% ка автоматлаштырган, әмма кул хезмәтенең зур күләме саклана әле. Ясалма интеллект кертү хокукый коллизияләрне ачыклауны автоматлаштырырга, хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза уздырырга, муниципаль актларның актуаль редакцияләрен төзергә һәм өстәмә белешмәләр кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Проектны гамәлгә ашыру законнардагы үзгәрешләрне өзлексез мониторинглауның интеллектуаль системасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк, юридик хаталар санын киметәчәк, экспертиза үткәрү һәм актларны актуальләштерү вакытын кыскартачак, - ди ү проект авторы.

Проектны “Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе” федераль илкүләм проекты һәм “Цифрлы Татарстан” республика дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Татарстан, цифрлаштыруның танылган лидеры буларак, әлеге инициативаны уңышлы гамәлгә ашыру өчен барлык кирәкле компетенцияләргә һәм инфраструктурага ия, ул Россиянең башка регионнары өчен модель һәм нормалар иҗат итүнең цифрлы экосистемасын формалаштыруга әһәмиятле өлеш кертә ала, - дип саный Ильяс Хөснетдинов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International