2025 елның 10-19 ноябрь көннәрендә Казанның Совет районында җәмәгать судьяларының суд участоклары эшчәнлеген оештыру һәрьяклап өйрәнелә. Чара 2025 елга җәмәгать судьялары эшен оештыруны камилләштерү буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының расланган планы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре суд участоклары эшчәнлегенең төрле аспектларын, шул исәптән суд эшләрен оештыруны, мәгълүмати стендларны рәсмиләштерүне һәм архив эшләрен оештыруны да өйрәнә. “Тикшерүләр барышында без суд участокларының агымдагы торышын бәяләп кенә калмыйбыз, ә хезмәттәшләребезгә кирәкле методик һәм практик ярдәм күрсәтәбез”, - ди Министрлыкның бүлек башлыгы Юлия Михайлова.
Совет районында барлыгы җәмәгать судьяларының 14 суд участогы эшли. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Татарстан җәмәгать судьялары порталында республиканың интерактив картасы белән “Территориаль суд карамагы” дигән махсус бүлем булдырылды.
“Картаның өстәге өлешендә “Адрес яисә объект” дип аталган эзләү юлында үз адресыңны кертергә һәм “Табарга” төймәсенә басарга кирәк. Адрес кертелгәннән соң картада җәмәгать судьясының тиешле суд участогы билгеләнәчәк, шулай ук аның турында кирәкле барлык мәгълүмат: участок номеры, адресы, кабул итү графигы һәм участок битенә сылтама биреләчәк”, - дип сөйләде Юлия Александровна.
Суд участоклары эшчәнлеген өйрәнү белән беррәттән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аларның матди-техник базасын яхшырту чараларын гамәлгә ашыра. Хәзерге вакытта “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында бинага агымдагы ремонт ясала, анда алга таба Совет районының 3 нче һәм 4 нче суд участоклары күчәчәк. Хәзер җәмәгать судьялары аппаратлары гомуми мәйданы 185,8 кв. м булган бүлмәләрдә урнашса, яңа бина 479,6 кв.м мәйданлы булачак. Бинада махсус конвой бүлмәсе һәм архив бүлмәләре, җәмәгать судьялары өчен киңәшмә бүлмәләре барлыкка киләчәк, шулай ук бинага гомуми косметик ремонт ясалачак.
Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин уңайлы эш шартлары булдыруның мөһимлеген күп тапкырлар ассызыклады. “Лаеклы шартлар җәмәгать судьяларының үзләре һәм аларның хезмәткәрләре өчен дә, шулай ук участокларга гаделлек һәм үз мәнфәгатьләрен яклауны эзләп килүче гражданнар өчен дә бертигез дәрәҗәдә кирәк”, - ди ул.