Татарстан Республикасында балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрьдә үткәрелә торган Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Татарстанда киң күләмле белем бирү һәм консультация эше оештырылачак. Чараларның төп максаты - балаларның, ата-аналарның һәм балалар белән эшләүче белгечләрнең хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү.

Бөтен республика буенча бала хокукларын, ювеналь хокук мәсьәләләрен, опекага һәм уллыкка алу аспектларын, шулай ук ата-ана мөнәсәбәтләренең үзенчәлекләрен аңлатуга юнәлдерелгән лекцияләр, семинарлар һәм консультацияләр узачак. Үсеп килүче буынга коррупциягә каршы белем бирүгә аерым басым ясалачак.

Бүген балаларда һәм яшьләрдә хокукый фикерләү һәм социаль җаваплылык хисе формалаштыру аеруча мөһим. Белем алу гына түгел, аларны практикада кулланырга- үз хокукларыңны якларга, янаган куркынычларны ачыкларга һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә өйрәнергә кирәк, - диләр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында.

Традиция буенча бу көнне инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, күпбалалы ата-аналар, тәрбиягә һәм опекага алынган балалар, шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы тәрбиягә алырга яки уллыкка алырга теләүчеләр түләүсез юридик ярдәм ала алачак.

Безнең бурыч  - хокукый мәгълүматның балалар һәм яшүсмерләр өчен якын булуын тәэмин итү. Белгечләр шулай ук ата-аналарга һәм опекуннарга кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк, аларга катлаулы юридик мәсьәләләрне чишәргә һәм кирәкле документларны төзергә ярдәм итәчәк, - дип өстәделәр Татарстан Юстиция министрлыгында.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында чаралар үткәрүнең бердәм республика планы басылып чыкты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы максатларына һәм бурычларына туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International