Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика җәмәгать судьялары аппаратларын аттестацияләү комиссиясенең быел соңгы утырышы булды.
2025 елда республика Юстиция министрлыгы аппаратында һәм җәмәгать судьялары аппаратларында аттестация комиссияләренең 21 утырышы узды, аларда 260 дәүләт хезмәткәре бәяләнде. Аларның күпчелеге - 203 кеше -биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылды.
“Аттестация - дәүләт хезмәткәрләренең профессиональлеген бәяләүнең мөһим коралы. Процедура барышында һәр хезмәткәрнең эш нәтиҗәләре һәм аның биләгән вазыйфасына куела торган аерым таләпләргә туры килүе объектив анализлана”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева.
Аттестацияләнүчеләрнең һәр бишенчесе диярлек комиссия тарафыннан кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителгән - бу дәүләт хезмәткәрләре өчен иң югары бәя һәм алга таба һөнәри үсеш мөмкинлеге.
Җиде хезмәткәргә алга таба биләгән вазыйфаларына туры килерлек итеп өстәмә һөнәри белем алу кирәклеге әйтелгән һәм бары тик бер дәүләт хезмәткәре генә биләгән вазыйфасына туры килми дип танылган.
Татьяна Юрьевна билгеләп үткәнчә, дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы нигезендә өч елга бер тапкыр үткәрелә. “Ел саен декабрь аенда чираттагы елга аттестация графигы раслана”, - дип өстәде ул.