Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Саба районында нормалар иҗат итү эшчәнлеген өйрәнделәр

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Саба районына килделәр.

Эшлекле очрашу барышында муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару һәм документларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды. Җирлекләрдән регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю тәртибенә аерым игътибар бирелде.

2024 елда һәм бу елның 10 аенда Саба районыннан регистрга кертү өчен 1468 норматив хокукый акт, шулай ук аларга өстәмә 143 белешмә кергән.

Районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә муниципаль актларны законнарга туры китерү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде, шулай ук дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында гамәли киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International