“Батырлар. Герои Татарстана” республика программасы җиңүчесе Рөстәм Нигъмәтҗанов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында стажировканың икенче этабын уңышлы тәмамлады.
Өч көнлек стажировка Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, хокукый, мәгълүмати һәм оештыру ягыннан тәэмин итү юнәлешенә багышланган иде. Шул вакыт эчендә Рөстәм Нигъмәтҗанов Татарстан юстиция министры урынбасары Марат Низамиев җитәкчелегендә Казан, Чаллы һәм Түбән Кама җәмәгать судьяларының суд участокларында булды. Программага шулай ук ТР Югары Судында, Суд департаменты идарәсендә һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсендә булу да кертелгән иде.
“Стажировка барышында миңа җәмәгать судьясында суд процессы барышын күзәтергә һәм утырышлар залында барлык кагыйдәләрнең ничек җентекләп үтәлүен күрү насыйп булды”, - дип сөйләде Рөстәм Нигъмәтҗанов. Ул шулай ук җәмәгать юстициясе эшенең масштабына сокланган. Җәмәгать судьялары тарафыннан гомуми юрисдикция судларына керә торган барлык эшләрнең 80% ка якыны карала, бу район судлары һәм гомумән суд системасы эшчәнлегенең күп кенә проблемаларын хәл итүгә уңай йогынты ясый.
Казанның Совет районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Эдуард Миндубаев җәмәгать судьяларының эш үзенчәлекләренә аерым игътибар бирде. Ул билгеләп үткәнчә, федераль судьялардан аермалы буларак, җәмәгать судьялары аерым бер юнәлештә генә эшләми, алар җинаятьчеләрдән алып административ эшләргә кадәр барлык категория эшләрне дә карый, бу исә хокукның барлык тармакларында да зур белемгә ия булуны таләп итә.
“Җәмәгать судьяларына йөкләнеш федераль коллегаларныкыннан өч тапкырга диярлек артык булуга карамастан, гадел хөкем сыйфаты югары булып кала бирә. Карарларның ике процентка якыны гына шикаять ителүе җәмгыятьнең җәмәгать юстициясенә ышанычы турында сөйли”, - дип нәтиҗә ясады Эдуард Рамиль улы.
Моннан тыш, республика программасы җиңүчесе Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясенең 25 еллыгын бәйрәм итү кысаларында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре тапшыру тантанасында катнашты.
Рөстәм Нигъмәтҗанов стажировкасының өченче этабы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү эшчәнлеген өйрәнү белән бәйле булачак.