Татарстан Юстиция министрлыгы: Яңа федераль закон тикшерүләр вакытында муниципалитетларның хокукларын яклауны көчәйтәчәк

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе президиумы утырышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик җирле үзидарә органнарына карата контроль-күзәтчелек эшчәнлеген җайга сала торган яңа закон проекты турында доклад белән чыгыш ясады.

“Җирле үзидарә органнарына һәм җирле үзидарәнең вазыйфаи затларына карата контроль-күзәтчелек эшчәнлеген оештыру турында” Федераль закон проекты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнде һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү вәкаләтләрен үтәүгә, шулай ук тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә нәкъ менә җирле үзидарә органнарына һәм аларның вазыйфаи затларына контроль (күзәтчелек) билгеләргә тиеш.

Әлеге закон проекты җирле үзидарә органнарын аерым контроль объектына кертә, тикшерү процедураларын детальләштерә һәм муниципалитетларның гарантияләре хокук комплексын сизелерлек киңәйтә, - дип билгеләп үтте Татарстан Юстиция министрының беренче урынбасары.

Аның сүзләренә караганда, документ контроль чаралар үткәргәндә җирле үзидарә органнарының хокукларын яклауны сизелерлек көчәйтә: “Хәбәр итүнең махсус тәртибе кертелә, муниципаль оешма вәкилләренең катнашу мөмкинлеге, шулай ук җаваплылык чараларын кулланганчы аңлату һәм профилактика эшенең өстенлеге билгеләнә.

Закон проектында муниципаль берәмлекләрнең санын, географиясен һәм бюджет тәэмин ителешен исәпкә алган кимендә өч категория куркынычка юнәлтелгән якын килү каралган.

“Куркынычлык дәрәҗәсе түбән категориягә кертелгән контроль объектлары өчен контроль чаралар үткәрелмәячәк, бары тик мәҗбүри профилактик визитлар гына калачак, - дип ассызыклады Илья Гомзик.

Хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр биргәндә җирле бюджетларны формалаштыру үзенчәлекләрен исәпкә алу мөһим яңалык булачак. Контроль органнары муниципалитетларның финанс мөмкинлекләрен һәм муниципаль сатып алулар процедураларын исәпкә алырга тиеш булачак, - диде Илья Александрович.

Закон проектында контрольлек итүче органнарның гамәлләренә шикаять бирүнең судка кадәрге тәртибе, шулай ук мәгълүмат бирү, консультация бирү, профилактик визитлар һәм кисәтүләр игълан итүне үз эченә алган профилактик чаралар комплексы каралган.

Бу законны кабул итү җирле бюджетларның штрафлар түләүгә һәм суд карарларын үтәүгә чыгымнарын киметергә ярдәм итәргә тиеш. Янга калган акчаларны халыкның тормыш - көнкүрешен турыдан-туры тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк, - дип нәтиҗә ясады Илья Александрович.

Федераль законны 2027 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International