Казан шәһәренең административ комиссиясе мәйданчыгында Татарстан Республикасының Алексеевск, Актаныш, Бөгелмә, Тукай муниципаль районнары административ комиссияләренең яңа билгеләнгән җаваплы секретарьлары, шулай ук Лаеш, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнарының административ-техник инспекцияләре хезмәткәрләре стажировка үтте.
Стажировкада шулай ук “Батырлар” республика программасы җиңүчесе Рөстәм Нигъмәтҗанов та катнашты.
Казан шәһәренең административ комиссиясе рәисе Артем Горицкий административ эш кузгату тәртибе, төзелә торган материалларның, административ хокук бозулар турында беркетмәләрнең тулылыгы һәм сыйфаты, административ эшләрне карау һәм җәза билгеләү турында чыгарылган карарларны алга таба суд приставлары хезмәтенә җибәрү процедурасы турында, ә Казан шәһәре административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгының беренче урынбасары Вил Латыйпов хокук бозуларны ачыклау һәм административ эш кузгату үзенчәлекләре турында сөйләде. Приставлар белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибе белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең башкарма эшне оештыру бүлеге инспекторы Ренат Шәрәпов таныштырды. Казан шәһәренең административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе хезмәткәрләре карарларга суд тәртибендә шикаять бирү сәбәпләре турында сөйләделәр, шулай ук суд приставлары белән үзара хезмәттәшлек итү һәм түләтүгә өметсез дип танылган штрафларны исәптән чыгару буенча гамәли тәҗрибә белән уртаклаштылар.
Чара барышында стажерларны кызыксындырган мәсьәләләр каралды. Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, стажировканы япканда, уку барышында алган белемнәр административ комиссияләрнең җаваплы секретарьларына киләчәк эшләрендә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.