Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану буенча җирле үзидарә органнары белән киңәшмә узды. Чара юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә узды.
Бу елның 11 аенда “Кодекс” АМСда җирле үзидарә органнарының эш нәтиҗәләре турындагы доклад белән җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, “Кодекс” АМС кулланып, җирле үзидарә органнарының 39 мең норматив хокукый акты, икенче төрле әйткәндә, система ачыклаган актларның 93% ы законнарга туры китерелгән.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов актлардагы җитешсезлекләрне бетерү проценты республика дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган кайбер җирле үзидарә органнарының хисапларын тыңлады. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, муниципаль нормалар иҗат итү мәсьәләләре Министрлык эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала. “Цифрлы технологияләр ярдәмендә тиешле дәрәҗәдә тотыла торган актуаль норматив база җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне оператив һәм сыйфатлы хәл итүне тәэмин итә, бу исә гражданнарның муниципалитетларда яшәү шартларыннан канәгать булуына йогынты ясый”, - дип өстәде ул.
Чара йомгаклары буенча җаваплы затларга нормалар иҗат итүдә “Кодекс” мәгълүмат системасын куллану мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр бирелде.