Татарстан Юстиция министрлыгына теркәүгә 2025 елда республика башкарма хакимият органнарыннан 936 норматив хокукый акт керде

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика башкарма хакимият органнарының нормалар чыгару эшчәнлегенә багышланган коллегия утырышы узды. Төп доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик чыгыш ясады.

Илья Александрович искә төшергәнчә, республика башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу һәм аларны рәсми рәвештә бастырып чыгару мондый актларның законлы көченә керүенең һәм аларны куллануның легитимлыгының мәҗбүри шартлары булып тора.

Юстиция министрлыгы республика башкарма хакимият органнарының барлык норматив хокукый актларына алар үз көченә кергәнче хокукый бәя бирә. Аның сүзләренә караганда, 2025 елның тугыз аенда республика башкарма хакимият органнары тарафыннан дәүләт теркәвенә 936 норматив хокукый акт тәкъдим ителгән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән бераз кимрәк.  Узган ел 966 акт булган.

Министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән 936 актның 801е дәүләт теркәвен уңышлы узган. 79 акт әзерләүчеләргә кире кайтарылган, шуның 46 сы – законнарга туры килмәү һәм юридик-техник характердагы җитешсезлекләр аркасында.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда норматив хокукый актларны дәүләт теркәве системасы 1992 елдан бирле гамәлдә. Бу вакыт эчендә 15 000 нән артык ведомство акты теркәлгән.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, утырышка йомгак ясап, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, хокукый хезмәтләр, прокуратура бердәм мөһим бурычны - республикада нормалар иҗат итүдә сыйфатлы эшчәнлегкне тәэмин итә диде.

Бүген без конструктив багланышларга ирештек. Әлбәттә, кайбер кыенлыклар бар, әмма тулаем алганда эш системасы җайга салынган”, - диде Рөстәм Заһидуллин.

Министр тупланган тәҗрибә һәм актив хезмәттәшлек нәтиҗәсендә хәтта иң катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итеп булачагына ышаныч белдерде. Безнең очрашуның Юристлар көне алдыннан узуы символик. Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Ведомстволарыгызның юридик командаларына котлаулар җиткерүегезне сорыйм, - дип йомгаклады чыгышын Рөстәм Заһидуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International