Бүген Татарстан Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышында республика органнарының норматив хокукый актларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик чыгыш ясады, ул гамәлдәге норматив актларга карата уңай динамиканы билгеләп үтте.
“Республика органнарының норматив актларында коррупциоген факторлар ачыкланмады. Проектларга килгәндә, монда, кызганычка, вәзгыять капма-каршы. Быел ачыкланган коррупциоген факторлар саны, гаҗәпкә каршы, сизелерлек артты”, - дип ассызыклады министрның беренче урынбасары.
Тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, 2025 елның 9 аенда Татарстан Юстиция министрлыгы 1815 республика норматив хокукый актлары проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәргән. Аларның 31ендә 41 коррупциоген фактор ачыкланган.
“Коррупциоген факторларның күбесе субсидияләр һәм грантлар бирү тәртибе проектларында ачыкланды”, - дип билгеләде Илья Гомзик.
Илья Александрович сүзләренчә, иң киң таралган коррупциоген фактор - 20 тапкыр ачыкланган - актларда административ процедура срогы булмау яки аны исәпләү башында билгесезлек булу, бу дискрецион вәкаләтләр киңлеге өчен шартлар тудыра. Икенче урында административ процедураларның булмавы яки тулы булмавы тора, мондыйлар - 18 очрак. Шулай ук 5 проектта “хокуклы” формуласы буенча компетенция билгеләмәсе табылган һәм бер очракта җаваплы затка үз хокукын гамәлгә ашыру өчен арттырылган таләпләр булуы теркәлгән.
Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы бәйсез экспертиза белән бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра.
“Проектларны “Интернет” челтәрендәге махсуслаштырылган сервисларда урнаштыру юлы белән коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру өчен шартлар тудыру кирәклеге турында искә төшерәм. Норматив характердагы барлык проектлар да органнар тарафыннан урнаштырылмый. Шулай ук бәйсез экспертларга мотивлаштырылган җаваплар җибәрү кирәклегенә игътибар итәм”, - дип белдерде Илья Гомзик.
Чыгышын тәмамлап, юстиция министрының беренче урынбасары юридик өлкәдәге барлык белгечләр өчен даими һөнәри үсешнең әһәмиятен ассызыклады.
“Безнең һөнәр үз-үзеңне даими камилләштерүне, законнарны өйрәнүне, аның үзгәрешләрен мониторинглауны, шулай ук хокук куллану һәм суд практикасын таләп итә. Республика башкарма хакимият органнарының юридик бүлекчәләре хезмәткәрләренә җитди бурычлар һәм функцияләр йөкләнгән”, - дип йомгаклады чыгышын Илья Гомзик. Ул хезмәттәшләренә уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм катнашучыларны якынлашып килүче Юристлар көне белән котлады.
Утырыш, гадәттәгечә, бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!