Казанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды. Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан төрле дәүләт структуралары вәкилләре катнашында оештырылды.
Казанлылар өчен иң актуаль тема пенсияләрне яңадан исәпләү булып чыкты. Белгечләр ассызыклаганча, мөрәҗәгатьләрнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин, әмма аларның барысы да түләүләр суммасын үзгәртү өчен законлы нигез булып тормый.
“Билгеләнгән пенсия суммасын яңадан санау таләбе белән Россия социаль фондына теләсә кайсы пенсионер мөрәҗәгать итәргә хокуклы - эшләүчеләр дә, эшләмәүчеләр дә”, - дип аңлаттылар консультацияләрдә катнашкан юристлар.
Пенсияләрне яңадан исәпләү өчен гражданнар берничә ысул белән гариза бирә алалар: яшәү урыны буенча Россия социаль фонды территориаль бүлегенә шәхсән кереп, күпфункцияле үзәк аша, дәүләт хезмәтләре порталында яки Россия социаль фонды сайтында шәхси кабинет аша. Мөрәҗәгатьне карау срогы Россия Пенсия фондының административ регламенты нигезендә документлар кабул иткән көннән алып 5 эш көне тәшкил итә.
Хокукый ярдәм сорап барлыгы 18 граждан мөрәҗәгать итте, алар 23 сорау бирде. Консультацияләрне Татарстан Дәүләт юридик бюросы юристлары, адвокатлар, нотариуслар, федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, прокуратура вәкилләре үткәрде.
“Мондый чараларны уздыру сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аерым әһәмияткә ия. Бердәм кабул итү форматы инвалидларга кирәкле консультацияләр бер урында алырга ярдәм итте, аларны төрле оешмаларга мөрәҗәгать итү кыенлыкларыннан арындырды”, - диде министрның беренче урынбасары Илья Гомзик. Аның сүзләренчә, Министрлыкның бурычы - һәркемгә квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлеген тәэмин итү.
Гражданнар еш кына мирас, өлешкә кереп төзү, кулланучылар хокукларын яклау, пенсияләрне яңадан исәпләү һәм дару препаратлары белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар биргәннәр.