Татарстан Юстиция министрлыгында республика муниципаль берәмлекләрендә дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видео-конференц-элемтә режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 22 ноябрендәге 910 номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасын республика муниципаль берәмлекләре территориясендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Җирле үзидарә органнарының кадрлар һәм юридик бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов уздырды.

Дәүләт программасының таләпләрен исәпкә алып, чара кысаларындагы төп мәсьәләләрнең берсе муниципаль хезмәтне үстерү турындагы муниципаль программаларны актуальләштерү булды.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов муниципаль программаның якынча проекты турында сөйләде, ул Министрлык тарафыннан элек эшләнгән, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты белән килештерелгән һәм, аларга методик ярдәм күрсәтү максатыннан, муниципалитетлар адресына җибәрелгән.

Моннан тыш, җаваплы затларга структурага, шул исәптән паспортка, муниципаль программаларны финанслауга һәм гамәлгә ашыруга карата таләпләр турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International