Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Россиядә җәмәгать юстициясенең 25 еллыгына багышланган форумда катнашты

2025 елның 5 декабре, җомга

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Марат Низамиев “Киров өлкәсендә җәмәгать юстициясе үсеше тарихы һәм перспективалары” төбәкара форумында катнашты. Чара Киров өлкәсе Юстиция министрлыгы тарафыннан Җәмәгать юстициясенең 25 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү республика җитәкчелеге тарафыннан расланган “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Программа суд участокларын матди-техник яктан тәэмин итүне һәм биналарга капиталь ремонт ясауны күздә тота.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин 25 ел эчендә Җәмәгать юстициясе системасында җитди үзгәрешләр булуын берничә мәртәбә ассызыклады. Суд участокларының матди-техник базасы сизелерлек яхшырды, аларның саны да сизелерлек артты - 2000 елда 168 булса,  2025 елда 190 га кадәр җитте.

Татарстанның җәмәгать юстициясе системасының аерылгысыз элементларыннан берсе булып гражданнар белән үзара хезмәттәшлек өчен цифрлы чишелешләрне куллану тора.

Бүген республикада яшәүчеләр:

- кирәкле суд участогын Җәмәгать судьялары порталында яшәү адресы буенча таба;

-республика дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итүгә языла;

- суд повесткаларын СМС-хәбәрләр ярдәмендә ала;

- шулай ук Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша документлар белән  эшли алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International