Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районының җирле үзидарә органнарында күчмә чара оештырдылар.
Эшлекле очрашу барышында муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару һәм документларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды. Җирлекләрдән регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю тәртибенә аерым игътибар бирелде.
2025 елда һәм бу елның 4 аенда Әтнә районыннан регистрга кертү өчен 600дән артык норматив хокукый акт, шулай ук аларга 232 өстәмә белешмә кергән.
Районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә муниципаль актларны законнарга туры китерү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде, шулай ук дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында киңәшләр бирелде.