Бүген Россия юстиция министры Константин Чуйченко эш визиты белән Татарстан Республикасына килде. Ул республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин озатуында Юстиция кварталында йөрде, анда республиканың Дәүләт юридик бюросы эше белән танышты. Бу хакта безнең MAX тагы рәсми каналдан белә аласыз.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Дәүләт юридик бюросы - республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтә торган урын. Бүгенге көндә ул республикада түләүсез юридик хезмәтләренең төп тәэмин итүчесе булып тора. 2025 елның 9 ае эчендә Дәүләт юридик бюросы белгечләре 1500 гә якын гражданга ярдәм күрсәткән.
Квалификацияле хокукый ярдәм телдән һәм язма консультацияләр, хокукый документлар төзү рәвешендә күрсәтелә. Түләүсез юридик ярдәм алу хокукына махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, I һәм II төркем инвалидлар, ятим балалар, инвалид балалар һәм гражданнарның башка категорияләре ия. Түләүсез юридик ярдәмгә хокуклы затлар категорияләренең тулы исемлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Түләүсез юридик ярдәм” бүлегендә урнаштырылган.