Бүген Казан федераль университетының юридик факультеты студентлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда булдылар. Музейның төп тематикасы Юстиция министрлыгы һәм аның җитәкчеләре эшчәнлеге турындагы материаллар коллекциясенә нигезләнгән.
2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде һәм быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек. Музейда юстиция органнарының бөтен көч фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерелгән сугыш елларындагы эшчәнлеге турында махсус стенд бар.
ТАССР Юстиция Халык комиссариаты (ТАССР Юстиция министрлыгы) аппараты хезмәткәрләре җиңүгә үз өлешләрен керттеләр һәм, дистәләгән миллион ватандашларыбыз кебек үк, фронтовиклар өлешенә төшкән барлык авырлыкларны тулысынча кичерделәр. Иң ачык мисалларның берсе - сугыш юлын беренче көннәреннән алып Бөек Җиңүгә кадәр узган һәм 1950 елда ТАССР юстиция министры итеп билгеләнгән Ярулла Насыйбулла улы Насыйбуллин.
Студентлар архив документларын, фотосурәтләрне һәм бүләкләрне кызыксынып карадылар. Юстиция министрлыгы музее студент-практикантлар арасында гына түгел, ә яшь белгечләр һәм юридик хезмәт ветераннары арасында да популяр.