Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары РДГУ студентларына дәүләт хезмәте мөмкинлекләре турында сөйләде

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Марат Низамиев Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студентлары белән очрашты. Студентларны сәламләп ул республика Юстиция министрлыгы һәм университетның яшь белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләрен дә керткән тыгыз хезмәттәшлеген билгеләп үтте.

Аралашу барышында Юстиция министрлыгының Татарстан Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итүгә бәйле роле һәм вәкаләтләре турында фикер алыштылар. Министр урынбасары шулай ук дәүләт граждан хезмәтенең максатлары, функцияләре һәм социаль әһәмияте, шулай ук дәүләт хезмәтендә эшләүнең өстенлекләре турында җентекләп сөйләде.

Марат Фәрит улы студентларга дәүләт хезмәтенә кабул итү тәртибен аңлатты, конкурс нигезендә сайлап алу һәм дәүләт хакимияте органнарында карьераны уңышлы башлау буенча гамәли киңәшләрен бирде.

Дәүләт хезмәте бүгенге көндә яшь белгечкә карьера башлау өчен бик яхшы мөмкинлек. Кыенлыклардан һәм стереотиплардан курыкмагыз. Дәүләт хезмәте яшьләр өчен ачык. Килегез, үсегез, кыйммәтле практик тәҗрибә туплагыз, - дип ассызыклады министр урынбасары.

Очрашу азагында ул студентларның сорауларына җавап бирде һәм Министрлыкта һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында практика узу мөмкинлекләре турында сөйләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International