Татарстанның Мамадыш районында янгын чыгу очрагына тактик өйрәнүләр узды. Коткаручылар, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм хезмәте хезмәткәрләре янгын вакытында кешеләрне коткару гамәлләрен эшләп карау өчен суд участоклары бинасында күнегүләр үткәрделәр.
Чара ТР Юстиция министрлыгы һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе уртак тырышлыгы белән оештырылды. Бу быел Казанда һәм Арчада уңышлы үткәрелгән тренировкалардан соң дүртенче шундый чара.
Уйланган сценарий буенча янгын беренче каттагы канцеляриядә чыккан. Хәбәр итү системасының дөрес эшләве тугыз хезмәткәргә мөстәкыйль рәвештә бинадан эвакуацияләнергә мөмкинлек бирде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хезмәткәрләрне тиз һәм оешкан рәвештә эвакуацияләүне мактадылар: “Тугыз кешенең бинадан мөстәкыйль рәвештә һәм вакытында чыгып китүе әзерлек дәрәҗәсенең яхшы булуы турында сөйли”, - диде Юстиция министрлыгының бүлек башлыгы Ленар Гайниев.
Өйрәнүләрнең иң мавыктыргыч өлеше коткару операциясе булды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре тиз арада шартлы рәвештә зыян күргән хезмәткәрне төтенле бинадан эвакуацияләп, беренче ярдәм күрсәтү өчен медикларга тапшыралар.
Чара барышында куркынычсызлыкның мөһим кагыйдәсенә басым ясалды: эвакуацияләгәндә, коткаручыларга өстәмә киртәләр тудырмас өчен, эш кабинетларын ачкыч белән ябу катгый тыела.
Периметрның куркынычсызлыгын, өйрәнүләр уздыру зонасына чит кешеләрне кертмәүне Росгвардия хезмәткәрләре тәэмин итте. Медицина бригадасы вакытлыча ярдәм күрсәтү пункты ачты һәм янгынга хас төрле җәрәхәтләр вакытында эш итү тәртибен күрсәтте.
Актив фаза тәмамлангач, барлык хезмәтләрнең һәм катнашучыларның гамәлләре җентекләп тикшерелде. Җитәкчеләр уңай якларны да, алга таба камилләштерүне таләп итә торган юнәлешләрне дә билгеләп үттеләр.
“Республиканың суд участокларында мондый күнегүләрне системалы рәвештә уздыру персоналның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген саклау нигезе ул”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Марат Низамиев.