Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Ветераннар советы 2025 ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау утырышын уздырды

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә Министрлыкның Ветераннар советының йомгаклау утырышы узды. Очрашуда 2025 елдагы эшкә йомгак ясалды һәм киләсе 2026 елга чаралар планы расланды.

Утырыш барышында бу елга планлаштырылган чараларның уңышлы гамәлгә ашырылуы билгеләп үтелде. Министр урынбасары Ветераннар советы әгъзаларына актуаль мәсьәләләрне тикшерүдә актив катнашканнары һәм ел дәвамында уңышлы эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

“Ветераннар советы әгъзаларына утырышларда күтәрелә торган мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашулары өчен рәхмәт белдерәм һәм киләсе елда да хезмәттәшлекнең шундый югары дәрәҗәсен саклап калырбыз дип ышанам”, - дип ассызыклады Мөхәррәм Ибәтов.

Утырышта 2026 елга эш планын расладылар. Киләсе елда Ветераннар советы Юстиция министрлыгының яшь хезмәткәрләре белән очрашулар уздырырга, шулай ук ветераннарның Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чараларда катнашуын оештырырга планлаштыра.

Совет эшчәнлеге элеккечә үк ветераннарга ярдәм итүгә һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының һөнәри традицияләрен саклауга юнәлдереләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International