Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хәйриячелек һәм социаль җаваплылык традицияләрен хуплыйлар. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Юстиция министрлыгының бүлек башлыгы Ралия Гарифуллина тормыш иптәше белән авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Кыш Бабайга хат” хәйрия акциясендә катнашты.
Гарифуллиннар гаиләсе хоккей кәшәкәсенә ия булырга хыялланган 10 яшьлек малайның Яңа ел теләген үтәде.
“Кыш Бабайга хат” акциясендә катнашу - балага бүләк кенә түгел, ә чын могҗиза һәм хыялларының тормышка ашуына ышаныч бүләк итү мөмкинлеге дә ул. Малайның хатын сайлап алгач, ирем белән икебез зур җаваплылык хисе тойдык. Чөнки бала өчен бу спорт инвентаре гына түгел, ә аның омтылышлары һәм өметләре символы. Аның балачагын бәхетлерәк итә алу үзебез өчен дә Яңа елга яхшы бүләк”, - диде Ралия Гарифуллина.
Юстиция министрлыгында билгеләп үтүләренчә, мондый хәйрия инициативаларында катнашу хезмәткәрләргә үзләренең кешелек сыйфатларын күрсәтергә генә түгел, ә республиканың үсеп килүче буынын кайгырту һәм игътибар атмосферасы тудыруга реаль өлеш кертергә ярдәм итә.