Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен күчмә семинарлар дәвам итә

2007 елның 5 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен укулар үткәрүне дәвам итә. 2007 елның 7 февраленнән 5 мартына кадәр ТР Юстиция министрлыгының хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты белгечләре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге җирлекләр башлыклары, аларның урынбасарлары һәм баш хисапчылары өчен күчмә семинарлар үткәрәчәк. Укулар муниципаль реформа шартларында дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә багышланган. Бу вакыт эчендә 7 муниципаль районда укулар үтәчәк.
7 февральгә билгеләнгән беренче уку Алабуга шәһәрендә үтәчәк. ТР Финанслар министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, Росрегистрация белгечләре белән берлектә укуларны үткәрүдә ТР Президенты Аппаратының хатлар һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре дә катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International