Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республиканың югары уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итә. Юридик факультетлар студентлары ел саен Министрлыкта хезмәтпрактикасы узалар.
Практика кысаларында Казан федераль университеты, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы, Россия дәүләт гадел хөкем университеты һәм “ТИСБИ” Идарә университеты студентлары республиканың муниципаль норматив хокукый актлары регистрын формалаштыруда катнашалар.
Практикантлар муниципаль хокукый актларның эчтәлеге һәм төрләре белән танышалар, җирле үзидарә органнары структурасын өйрәнәләр, шулай ук муниципаль регистрга кертү өчен документларның актуаль редакцияләрен әзерлиләр.
2025 елда студентлар тарафыннан 5479 актуаль редакция әзерләнгән һәм муниципаль регистрга 371 акт кертелгән, бу узган ел күрсәткечләреннән шактый югары. Алдагы елда 3204 акт булган.
“Мондый практика студентларга теоретик белемнәрне реаль эш белән берләштерергә ярдәм итә. Бу исә булачак белгечләрне әзерләү сыйфатын сизелерлек арттыра”, - дип билгеләп үтте Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.