2025 елда Татарстанның ерак районнарында яшәүче 140тан артык кеше түләүсез юридик ярдәм алды

2026 елның 3 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы 2025 ел дәвамында үткәрелгән күчмә консультацияләр кысаларында ерак районнарда яшәүче 140тан артык кешегә квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтте.

Дәүләт юридик бюросы юристлары республиканың төрле муниципаль районнарына, шул исәптән Әлки, Алексеевск, Аксубай һәм Кукмара районнарын да кертеп, 20 тапкыр бардылар. Әлеге инициатива “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла һәм ташламаларга ия гражданнар өчен хокукый ярдәмнән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән.

Без юридик хезмәтләрне республиканың барлык халкы да мөмкин кадәр күбрәк файдалана алырлык итәргә омтылабыз. Аеруча якланмаган хәлдә булган һәм эре административ үзәкләрдән еракта яшәүчеләрне хокукый яклау белән тәэмин итү мөһим, - диләр Дәүләт юридик бюросында.

Консультация алу өчен мөрәҗәгать итүчеләр арасында хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, шулай ук күпбалалы гаиләләр күбрәк иде. Белгечләр җир һәм торак законнары, мирас хокукы, балалар өчен торакка хокукларны рәсмиләштерү, алимент йөкләмәләрен билгеләү һәм үтәү, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бер мәртәбә бирелә торган түләүләр алу мәсьәләләрен хәл итәргә булыштылар.

2026 елда бу эш дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International