Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьясының кирәкле суд участогын ничек җиңел табарга икәнен аңлаттылар

2026 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда 190 җәмәгать судьясы гадел хөкем эшләрен башкара. Соңгы вакытта ТР Юстиция министрлыгына гражданнардан үз суд участогыңны ничек табарга дигән мөрәҗәгатьләр килә.

Республика Юстиция министрлыгында аңлатуларынча, үз суд участогыңны табуның иң уңайлы ысулы - Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталындагы интерактив картадан файдалану.

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Юлия Михайлова бу мәсьәләне хәл итүнең гади ысулын аңлатты.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталында “Территориальная подсудность дигән махсус бүлемтек бар, анда Татарстанның интерактив картасы күрсәтелгән. Картаның өстәге өлешендә урнашкан Адрес или объект эзләү юлына үз адресыңны кертергә һәм “Найти” төймәсенә генә басарга кирәк, - дип сөйләде Юлия Александровна.

Адрес кертелгәннән соң система картада автомат рәвештә җәмәгать судьясының тиешле суд участогын билгеләячәк һәм барлык кирәкле мәгълүматны: участок номерын, адресын, кабул итү графигын һәм участок битенә сылтаманы бирәчәк.

Әлеге сервис Татарстан халкына аларның 190 суд участогының кайсысына каравын тиз һәм төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә, бу исә җәмәгать судьясына мөрәҗәгать итү процессын сизелерлек гадиләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International