Татарстанда хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына даими нигездә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә һәм ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган комплекслы ярдәмнең бер өлеше булып тора.
2026 елда республиканың Дәүләт юридик бюросы “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы белән актив хезмәттәшлек итүен дәвам итә. Һәр пәнҗешәмбедә фонд мәйданчыгында белгечләр гражданнарны кабул итәләр.
2025 ел нәтиҗәләре буенча Дәүләт юридик бюросы белгечләре 465 сугышчыны һәм аларның гаилә әгъзаларын кабул итеп, аларга квалификацияле консультацияләр һәм ярдәм күрсәттеләр.
Түләүсез юридик ярдәм алыр өчен түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
- Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124 йорт, 2 корпус, кайнар линия телефоннары: 8 (843) 598-40-55; 8 (843) 598-40-46; 8 (843) 598-40-53.
- Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогы, Тынычлык ур., 22А йорт, кайнар линия телефоны: 8 (84362) 2-24-18